Сыерны коткарырга маташкан ирләр үзләре дә бәлагә очраган
Бу кешеләрне эвакуациялиләр
25 апрельдә Башкортстанның Белорет районындагы Сермән авылында ике ир-ат сыерга ярдәм итәргә маташкан. Шул чакта алар үзләре дә бәлагә тарыган. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Елга эчендәге утраучыкка бер сыер барып кергән. Хайванны ачлыктан үтермәс өчен, ике ир-ат көймәгә утырып, елга аша утрауга бара. Шул чакта аларның көймәсе йөзеп китә.
«Ир-атлар сыерны ашатырга җыена. Алар көймәгә утырып, хайван янына бара. Тик бу урында агым бик көчле булу сәбәпле, көймә агып китә. Ир-атлар ярдәм сорап экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар катамаран ярдәмендә бу кешеләрне эвакуацияли. Сыерны мөгезләреннән эләктереп, судан тартып чыгаралар», — дип сөйләгәннәр ведомствода.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев