Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда ир-ат дүртенче каттан даруханә түбәсенә егылып төшкән

Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырганнар

Казанда Совет урамында урнашкан йорттан 35 яшьлек ир-ат тәрәзәдән егылып, даруханә түбәсенә (козырегына) килеп төшкән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Фаҗига хакында хәбәр ашыгыч махсус хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына алынган.  Икенче зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына барган.

Адрес буенча килеп, алар ир-атны түбәдән баскыч ярдәмендә йомшак носилкаларда алып төшкән. Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасы табибларына тапшырганнар.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев