Уйнарга чыгып киткән абыйлы-сеңелле ике бала югалган
Урманнан эзләмәкчеләр
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә яшәүче Диана һәм Артур Рәхмәтуллиннар югалган. Балалар 30 апрельдә урамга уйнарга чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
8 яшьлек Диана (2012 елда туган), буе 135 см, аксыл чәчләре иңеннән бераз озынрак. Капюшонлы кызыл куртка, кара колготки, кара кроссовки кигән.
11 яшьлек Артур (2009 елда туган), буе 145 см, чандыр гәүдәле, сары куртка, караңгы зәңгәр джинс чалбар, кара кроссовки кигән.
«Лиза Алерт» отряды теләге булган һәркемне Ходайбирдин урамындагы 9 йорт янына чакыра. Урын координаталары: 52.752707, 55.80140.
Фото: https://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев