6-нчы санлы балалар бакчасы республика программасы кысаларында капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты
Район тормышы

6-нчы санлы балалар бакчасы республика программасы кысаларында капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты

Рәхмәт сүзләре күп яңгырады

Балалар бакчасы коллективы, тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләренең шатлыкларын җитәкчеләр дә бүлеште: тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, «МирСтрой» төзелеш предприятиесе директоры Али Ибраһимов катнашты.

Бу көнне Президент Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләр, коллектив һәм ата – аналар адресына-уртак эшкә кулдан килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

1985 елда төзелгән бинаның мондый капиталь ремонт күргәне юк иде әле. Ремонт эшләренә барлыгы 14 млн 80 мең сум бүлеп бирелгән. Фасад һәм түбә, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу системалары капиталь ремонтланган, бизәкләү эшләре башкарылып, идән, түшәм яңартылган, яңа ишекләр куелган, керү төркеме реконструкцияләнгән.

Депутат Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә:
- Катлаулы ел булуга карамастан, республика үсә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАП һәм мәдәният учреждениеләре төзелә һәм төзекләндерелә. Киләчәктә дә Татарстан алга куелган бурычларны үтәр дип өметләнәбез.

Тантаналы чарадан соң кунаклар яңартылган биналар буйлап экскурсия уздылар, балалар белән аралаштылар.


Нет комментариев