Әгерҗедә “Автоледи“ бәйгесенең район этабы узды
Эльнара – сигезенче тапкыр җиңүче
Гүзәл затлар арасында узган бәйгенең быелгысы шуның белән үзенчәлекле булды, анда катнашучыларның күбесе тәүге тапкыр сыналучылар иде.
Районда автомобильне фигуралы йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә осталыкны сынаучы бәйгеләр еш уза. Аны 18 яшьләре тулып “права“ алган егет-кызлар, эшләүче яшьләр, гүзәл затлар, лаеклы ялдагы өлкәннәр арасында да оештыралар. Иң мавыктыргычы, әлбәттә, хатын-кызлар арасында уза торганы.
Быелгы “Автоледи“ бәйгесендә алты гүзәл зат катнашты. Эльнара Шиябетдинова – әлеге конкурста җиде тапкыр җиңү яулаган шәһәрдәшебез. Әгерҗедән Гөлнара Сәлимуллинаның да район этабында беренче урын яулап, аннан Чаллыда зона турында өченче урын алып Казанда сыналганы бар. Калган дүрт гүзәл зат – Әгерҗедән Лилия Хәбибрахманова, Энҗе Рыкова, Варвара Пугачева, Көчектән Алсу Тимирбаева беренче тапкыр катнаштылар.
Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурсны автомобильне фигуралы йөртүдән башладылар. Автодромга иң беренче булып килгән Лилия Хәбибрахманова “репетиция“ ясарга да өлгерде.
– Әлбәттә, дулкынлану бар. Билетларны кабатласам да, автодромга килеп машинада йөрү мөмкинлеге булмады. Шуңа азрак борчылам да, – диде Әгерҗе тимер юл станциясендә эшләүче Лилия.
Бәйгенең иң яшь катнашучысы Алсу Тимирбаева “Автоледи“ турындагы игъланны интернет челтәрләрендә күргәннән соң катнашу теләге белән яна башлаган.
Әтисе ярдәме белән кечкенә вакытыннан ук машина иярләргә өйрәнгән кыз 18 яше тулуга “права“га укый.
– Мин – белгечлегем буенча инженер-метролог. Эшем буенча кайларга гына бармадым! Мәскәү өлкәсенә, Чиләбегә берүзем руль артында чыгып китә идем. Яратам машинада йөрергә. Алда чиксез юл... Ә тирә-якта сөйләп, аңлатып бирә алмаслык матурлык, төрле шәһәр-авыллар, – дип сөйли Көчек авылы килене Алсу Тимирбаева.
Беренче тапкыр гына катнашса да, Алсу осталыгы, җитезлеге, кыюлыгы белән сокландырды. Автомобильне фигуралы йөртүдә ул һәм Эльнара гына хата ясамадылар. Кызларның вакыт аермасы да бер секунд кына тәшкил итте. Алсу өстенрәк чыкты.
Теоретик биремдә дә әлеге кызларга тиңнәр булмады. 20 сорауның барысына да дөрес җавап бирделәр алар. Бу юлы Эльнара өлгерлек күрсәтте. Аның күрсәткече 1,32 минут булды.
– Һәр бәйге алдыннан билетларны өйрәнүне үземә максат итеп куям. Дөресен әйтим, хаталар булды. Ә биредә үземне кулга алдым. Һәм барысы да уңышлы килеп чыкты, – диде Эльнара, елмаеп.
Нәтиҗәдә, Эльнара Шиябетдинова “Автоледи“ бәйгесендә сигезенче тапкыр абсолют җиңүче булды. Ул август аенда Казанда узачак республика этабында район данын яклаячак. Икенче урында – Алсу Тимирбаева. Өченче урында – әлеге конкурста күп тапкырлар призлы урыннар алган Гөлнара Сәлимуллина.
– Мондый бәйгеләрдә катнашырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул безгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә бик нык ярдәм итә. Сер түгел, күпләр кагыйдәләрне “права“га укыганда гына ятлыйлар да, аннан аны кабатлап торуны кирәк санамыйлар. Ә бәйгегә аларны тагын бер кат өйрәнмичә килеп булмый, – диде ул.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Юрий Глезденев, “Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Раушания Тимкина, җиңүче һәм призерларны котлап, Кубоклар, Дипломнар, барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар.
– Бу бәйге – үз белемеңне, осталыгыңны сынау өчен менә дигән форсат ул. Алдагы елларда да сезне “Автоледи“ конкурсына көтеп калабыз, – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев