Дәүләт Советы депутаты Сарсак-Омга лицеена югары бәя бирде
Район тормышы

Дәүләт Советы депутаты Сарсак-Омга лицеена югары бәя бирде

«Үсеш ноктасы» милли программасы эшли

Сарсак-Омга лицеенда «Үсеш ноктасы» милли программасы буенча кабинетларны реконструкцияләү төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә исәпләнгән. Заманча таләпләргә туры китереп технология, информатика кабинетлары төзекләндерелгән. Робототехника кабинетлары һәм шахмат зонасы булдырылган.

Али Ибраһимов җитәкчелегендәге «МирСтрой» төзелеш предприятиесе хезмәткәрләре тиешле символиканы, атрибутиканы чагылдырган кабинетларны рәсмиләштерделәр.

- Тиздән бирегә җиһазлар да кайтачак. Инде робототехника кабинетына берничә конструктор кабул иттек, - дип сөйләде лицей директоры Сергей Маркитонов.

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев реконструкция эшләренә дә, лицейга да югары бәя бирде.


Нет комментариев