Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы китапханәчеләре 50 һәм 100 мең сум акча алачак

Конкурска йомгак ясалды

2020 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре 2020 елда акчалата бүләк алуга конкурска йомгак ясалды.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кичкетаң авыл китапханәсе 100 мең сумлык сертификат алды.

"Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре" номинациясендә Кырынды авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Артемьева Фәридә Фридовна 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китапханә эше өлкәсендә «Лидер» һәм «Иҗади эзләнү»премияләрен бирү буенча республика конкурсларына йомгак ясалды.

2020 елның 21 июлендә оештыру комитеты утырышы булды, аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шулай ук республиканың барлык эре китапханәләре: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Республика балалар китапханәсе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе вәкилләре керде. Премияләрне бирү эшен төп оештыручы-Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.
Ике премия дә китапханә хезмәткәрләренең иҗади һәм инновацион активлыгын үстерү, аларның һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру, республиканың иң яхшы традицияләрен саклап калуга һәм китапханә эшен үстерүгә юнәлдерелгән.

«Иҗади эзләнү» премиясе китапханәләр эшчәнлегенә инновацияләр эшләү һәм кертү өчен «Үзәк китапханә», «Шәһәр китапханәсе», «Авыл китапханәсе» номинацияләре буенча бирелә.

Оештыру комитеты карары белән инновация эшчәнлеген үстерү өчен рәхмәт хаты белән «Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 17 нче филиалы-Кырынды авыл китапханәсе бүләкләнде.

Артемьева Фәридә Фәрит кызын котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев