Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүчедә наркотиклар табылган

    Җинаять эше кузгатылды

    Элек хөкем ителгән 39 яшьлек ирнең яшәү урыны буенча оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрү барышында Әгерҗе полициясе хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгатылган һәм 974,1 грамм киндер һәм 0,20 грамм марихуана алынган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

    Бу факт буенча РФ ҖК 228 маддәсенең 2 бүлегендә каралган «Наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

    Фото: Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: