Пенсиягә кагылышлы документлардан персональ мәгълүмат турында консультацияне Пенсия фондына бармыйча да алып була
Район тормышы

Пенсиягә кагылышлы документлардан персональ мәгълүмат турында консультацияне Пенсия фондына бармыйча да алып була

Оператив рәвештә хәл итеп була

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-29-58, 074 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә.

Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә. “Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.

“2-29-58, 074 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, Әгерҗе районы халкы үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе башлыгы Зульфия Бакасова.

Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте контакт – үзәге 074, (85551)2-29-58


Нет комментариев