Салагышта Мәдәният йорты төзелә
Быел Салагышта республика программасы буенча Мәдәният йорты төзелә башлады. Әлеге эшкә 14 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән.
Бик тиздән узган гасырның 80нче елларында “Пушкин“ исемендәге колхоз белән Хәмәт ага Исмәгыйлев җитәкчелек иткән вакытта төзелгән 400 урынлы ике катлы Мәдәният йорты янәшәсендә яңа мәһабәт бина төзелеп бетәчәк. Аны тапшыру август аена билгеләнгән.
Күпфункцияле үзәк йөз кешегә исәпләнгән. Биредә төзелеш эшләрен Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ төзүчеләре алып бара. Алар хәзерге вакытта стеналарны күтәрү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев