Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Зур юбилейларны бәйрәмчә бизәлеш белән каршы алыйк

Тимерьюлчылар шәһәре булган Әгерҗедә бик тиздән локомотив депосының һәм станциянең 100 еллыклары уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Ә безнең халыкта бәйрәмне бәйрәмчә бизәлеш белән каршы алу традициясе бар.

Шуны күз уңында тотып, “Әгерҗе шәһәре” муницпаль берәмлеге башкарма комитеты “Чәчәк атучы шәһәр” дип аталган бәйге игълан итә. Аның үзенчәлекләре хакында берәмлекнең башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Вәлиев сөйли.

  • Шәһәрдәшләребезне, предприятие-оешма коллективларын, шәхси эшмәкәрләрне, иң беренче чиратта, иң оригиналь күләмле чәчәкләр композициясе, арт-объект, шар, сын, арка кебек кече архитектура формасы булдыруга тәгаенләнгән бәйгедә катнашырга чакырабыз. Ул локомотив депосы һәм станциянең юбилейларына багышланганлыктан, һәр эш шәһәр һәм тимер юл арасындагы бәйләнешне  чагылдырырга тиеш. Композиция ясау өчен агач, пластик, тимер, таш кебек кул астындагы материаллардан файдалана аласыз. Әлеге объектлар кичке якта яктыртыла торган булса, тагын да яхшы, – ди Руслан Рамилевич.  

Шулай ук “Оешма территориясен иң матур бизәү”, “Сәүдә объекты территориясен иң матур бизәү”, шәхси йортта яшәүчеләр өчен “Шәхси йорт территориясен иң матур бизәү”, күпкатлы йортлар арасында “Ишегалды территориясен иң матур бизәү”, “Мәгариф учреждениесе территориясен иң матур бизәү” кебек номинацияләрдә  катнашу мөмкинлеге дә бар. Бәйгедә катнашу өчен композицияләрне (кимендә 5 булырга тиеш), бизәлгән территорияләрне фотога төшереп, Gorisp.agr@tatar.ru электрон адресына юлларга кирәк. “Чәчәк атучы шәһәр” дигән билге дә куярга онытмагыз.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 19 июльгә кадәр кабул ителә. 31 июльдә йомгак ясала. Җиңүчеләр 3 августта – Тимерьюлчылар шәһәре көнендә бүләкләнәчәк.

Бәйгене уздыручы – “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты, срогы – 2019 елның 3 августына кадәр. Бәйгенең сроклары, призлар саны һәм аларны алу турында тулырак мәгълүмат – “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитетында (Гагарин урамы, 13, 7нче кабинет). Белешмәләр өчен телефон: 22955.

Реклама, 12+.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев