Барҗы-Умгада балалар Сабан туе уздырдылар
Сабан туе

Барҗы-Умгада балалар Сабан туе уздырдылар

ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗедәге бүлекчәсе активистлары Барҗы-Умга клубы мөдире Алсу Дәүләшина белән бергә кечкенә балалар өчен Сабан туе уздырдылар.

Малайлар-кызлар өчен төрле бәйгеләр, эстафета оештырылды. Катнашучылар, җиңүчеләр Яшәләр берләшмәсе бүләкләренә лаек булдылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев