Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Белеп торыгыз: авыздан ис килү өч җитди авыру турында кисәтә

Әгәр авыздан ис килә икән, табибка күренергә кирәк. Бу җитди авыру билгесе булырга мөмкин.

Склероз
Бу куркыныч аутоиммунн авыру. Ул организмның нерв системасын какшата, кешенең сулышына да тәэсир итә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, чирнең башлангыч стадиясендә үк склерозлы пациентларның авызыннан начар ис килергә мөмкин. 

Бавыр эшчәнлеге бозылу
Сулыштан чи балык исе килгәндә, бавыр начар эшли һәм токсиннарны эшкәртә алмый дигән сүз. Зарарлы матдәләр бәвелдә һәм сулышта тупланып, специфик ис бирә.
 
Бөер эшчәнлеге бозылу
Бу авыруның бер билгесе — сулыштан аммиак исе килү. Иллинойс университеты галимнәре уйлап чыгарган бер тапкыр куллана торган җайланма сулыштагы аммиак исен тоя һәм диагнозны иртәрәк куярга мөмкинлек бирә.

“Хезмәт даны“ газетасыннан алынды.

http://kukmor-rt.ru/news/faydaly-kishlr/avyzdan-is-kil-ch-itdi-avyru-turynda-kist

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев