Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бил авыртса нишләргә?

Моның белән шаярырга ярамый

Бил авырту белән гомерендә бер булса да һәркем очрашадыр.

Авыру аеруча көчәйгән вакытта тигез, каты урынга ятып, түбәндәгечә дәваланырга кирәк. Аякларыгызны тездән бөкләп, табан астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан ятыгыз. Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итәчәк.

Әгәр билнең авыртуы ниндидер хәрәкәт аркасында нерв кысылудан килеп чыкса, турник, юан агач ботагы яки башка шундый әйбергә ике кул белән тотынып, кулларда тартылып югары күтәрелегез дә, кулларны ычкындырмыйча, гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылган нерв азат булырга мөмкин. Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай гына төрле якка боргалау да файда бирәчәк.

Болар да ярдәм итмәсә, табибларга мөрәҗагәть итегез. Табиблар белдерүенчә, бил авыртканда аяксыз да калырга мөмкин. Шуңа күрә моның белән шаярырга ярамый.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев