Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә томография узып буламы

Сорагыз – җавап бирәбез

“Яңа поликлиникада компьютер томографы барлыгын ишетеп тә, газета аша укып та беләбез. Әлеге аппарат эшли башладымы әле? Тикшеренү узар өчен кая мөрәҗәгать итәргә була?”
Р.ЗАРИПОВА. 
Әгерҗе шәһәре. 

Сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН җавап бирә:
–    Бүгенге көндә компьютер томографы эшли. Анда бушлай  һәм түләүле тикшеренү узарга мөмкин. Бушлай тикшеренү үтү өчен юлламаны, медицина күрсәткечләренә нигезләнеп, табиб бирә. 
Түләүле шартларда узу өчен, иң беренче чиратта, регистратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түләүле хезмәтләрне рәсмиләштерү 4нче “тәрәзә” аша башкарыла. Бу очракта тикшеренүне көнендә үк үтү мөмкинлеге бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев