Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедәге тимер юл хастаханәсе юбилеен бәйрәм итте

Әгерҗе станциясендәге тимер юл хастаханәсе 90 еллык олы юбилеен каршы алды. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда тантаналы чара узды.

Бәйрәмне Ижау станциясендәге тимер юл хастаханәсе  баш табибәсе Ольга Орлова башлап җибәрде. Ул ел саен ун меңгә якын кешене дәвалаучы, үз эшенең осталары булган хастаханә хезмәткәрләренә эштә һәм тормышларында уңышлар теләде. Зур юбилей белән котларга килгән Горький сәламәтлек саклау дирекциясе начальнигы Николай Родин бер төркем табибларга Рәхмәт хатларын тапшырды. Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин зур уңышларга ирешкәннәрне Горький тимер юлы начальнигының Рәхмәт хатлары һәм үзенең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Аннан котлаулар эстафетасын Әгерҗе һәм Кече Пурга районнары башлыклары Валерий Макаров, Сергей Юрин кабул итеп алдылар. Озак еллар нәтиҗәле хезмәт башкаручы медицина хезмәткәрләре Валерий Владимирович кулыннан Мактау грамоталары кабул итеп алдылар. Әгерҗе үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников Әгерҗе станциясендәге хастаханә җитәкчесе Фәрид Габбасовка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Җитәкче үзе дә бер төркем медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырып котлады. Әгерҗе һәм Ижау төбәгенең тимер юл предприятиеләре җитәкчеләре дә кайнар котлауларын җиткерделәр.

Озак еллар халык сәламәтлеге сагында торган медицина ветераннары Петр Ионов һәм Мансур Абдуллин истәлекләре белән уртаклаштылар.

Ветераннар Советы җитәкчеләре үз чыгышларында ветераннар сәламәтлеген кайгыртканнары өчен ак халат ияләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Матур җырлар һәм дәртле биюләр белән бик матур үрелеп барган өч сәгатькә сузылган бәйрәм күмәк хор белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев