Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кемнәргә көн саен аш ашарга ярамый?

Бу ризыкны рационнан төшереп калдырырга кирәк?

Әгәр кешенең ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылмаган булса гына, көн саен аш ашарга ярый, дип белдерде РИА Новостига гастроэнтеролог Наталья Шустова.

Табиб раслаганча, төрле яшелчәләр һәм ярмалар кушып пешерелгән майлы шулпа ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешегә ярамый.  Әгәр кешедә гастрит, панкреатит булса, бу ризыкны рационнан төшереп калдырырга кирәк.

«Майлы ашларны яшелчә ашларына алыштыру яхшырак. Аш туклыклырак булсын өчен борчак, фасоль, ясмык өстәргә була», — дип сөйләде гастроэнтеролог.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев