Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырган кешеләрдә йөрәк чирләре кала

Кардиолог болай дип аңлата

Коронавирус инфекциясе кичергән күпсанлы кешедә йөрәк-кан тамырлары үсеш алу куркынычын исбатлаучы күрсәткечләр артуы ачыклана. Бу турыда РИА Новости агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының В.А.Алмазов исемендәге фәнни медицина тикшеренү үзәге директоры, министрлыкның штаттан тыш баш кардиологы Евгений Шляхто белдерде.

«Чагыштырмача югары процент пациентларның, хәтта ковид инфекциясен уртача авыр кичерүчүләрдә дә миокардның зарарлану маркерлары, Т тропонин дәрәҗәсе үзгәреш кичерүе, ЭКГ үзгәрешләре артуы ачыклана. Бу киләчәктә миокард зарарлануга, ритм бозылуга һәм йөрәк җитешсезлеге үсеш алырга мөмкин дигән сигналлар», - диде ул.

Шляхто сүзләренчә, йөрәк җитешсезлегенең кичектерелгән үсеше куркынычы, ритм бозылу пациентларның тирәнтен диспансеризация узуына, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча тикшеренүгә нигез булып тора.

Табиб әйтүенчә, көзгә халыкның 80 проценттан да ким булмаган өлешенең вакцинация узуы мөһим. «Тик шул вакытта гына без 2022-2023 еллар эпидемия сезонына билгеле бер дәрәҗәдә ышаныч һәм тынычлык белән караячакбыз», - дип ачыклык кертте Шляхто.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев