Коронавирусның «стелс-омикрон» штаммы Россиягә килеп җитте
Сәламәтлек

Коронавирусның «стелс-омикрон» штаммы Россиягә килеп җитте

Хәзерге вакытта «стелс-омикрон» штаммы иң киң таралган штамм булып санала

Казан федераль университетының Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәзерге вакытта Сovid-19 авыруын «омикрон» штаммы китереп чыгаруы турында әйтте. Аның сүзләренчә, «омикрон»ның яңа төркемчәләре дә барлыкка килә. Бу турыда ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзерге вакытта «стелс-омикрон» штаммы иң киң таралган штамм булып санала. Ул башкаларына караганда тизрәк йога», – дип сөйләде галим.

Төрле илләрдә вирусның төрле вариантлары киң тарала. Альберт Ризванов сүзләренә караганда, аларны башка илләргә сәяхәт итүчеләр алып кайтырга мөмкин.

Чыганак 

Фото: pixabay.com 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев