Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

QR-кодларны тиешенчә тикшермәгән өчен җавапка тарталар

300 мең сумга кадәр штраф

Керү урынында QR-кодларны тикшермәгән өчен 57 вазифаи зат җәзага тартылган. Җәмәгать тәртибен саклау полициясе башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Дүрт көн эчендә вазифаи затларга карата 57 беркетмә төзелде, шуларның 25е – Казанда, бишесе – Яшел Үзән районында, дүртесе – Чаллыда. Калганнары – барлык муниципаль берәмлекләрдә диярлек», - дип искәртте спикер.

Физик затлар – 30 мең, вазифаи затлар һәм шәхси эшкуарлар – 50 мең, юридик затлар 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Кабат хокук бозган өчен штрафның күләме гражданнарга — 50, шәхси эшкуарларга – 500 мең, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр арта.

Фәргать Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, битлек режимын бозганнан соң оешмаларда QR-кодларны тиешенчә тикшермәүгә бәйле очраклар да булган, шундый бер материал судка тапшырылган инде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев