Район үзәк хастаханәсенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды
Иң яхшы хезмәткәрләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды
Пандемия белән бәйле рәвештә 2021 ел сәламәтлек саклау системасының ныклыгын сынау чоры булды. Беренче тапкыр яңа поликлиникада узган зур медсоветта Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенең әлеге катлаулы чордагы эшчәнлеге һәм коллектив алдына куелган бурычлар турында сөйләнде.
Йомгаклау киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Алабуга филиалы эпидемиология бүлеге мөдире Ирина Даровских катнаштылар.
Баш табиб Эдуард Овчинников үз чыгышында яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, төп бурычларның берсе кеше гомерен саклап калу һәм һәркемнең медицина ярдәменнән файдалана алуын тәэмин итү булганлыгын ассызыклады. Моның өчен һәр бүлекчә мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышканнар. Фильтр-бокслар, өйгә барып медицина ярдәме күрсәтү бригадалары эшләгән. Бушлай дарулар белән тәэмин итү, аларны өйгә алып барып бирү оештырылган.
– Коронавирус белән көрәштә иң үтемле чараларның берсе – вакцинация. Әлеге кампания безнең районда 2020 елның декабрендә старт алган иде. Барлыгы 19193 кешегә прививка куелды. Хәзерге вакытта икенче тапкыр куелучы вакцинацияне актив уздыру бурычы тора. Поликлиникада һәм авылдагы бүлекчәләрдә вакцина җитәрлек күләмдә, – дип хәбәр итте Эдуард Вильевич.
Ул узган ел сүлпән барган һәм шул сәбәпле Әгерҗе районы “тәнкыйть зонасы“на эләккән диспансерлаштыру уздыруны да быел активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.
– Үзебездән башлыйк! Безнең коллектив зур. Ике атна эчендә бөтен кеше дә тикшеренүне узып бетәргә тиеш, – диде ул.
Әлеге учреждениенең эшчәнлегендә милли проектлар һәм республика программалары зур роль уйный. 2021 елда алар ярдәме белән санитар автотранспорт паркы тулысынча яңарылган. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә 5 яңа автомобиль кайткан. Беренче тапкыр Тәбәрледәге фельдшерлык-акушерлык пунктына санитар машина бирелгән. Көчектә яңа ФАП бинасы кулланылышка тапшырылган. Быел Яңавылда яңа пункт ачу планлаштырыла. Шулай ук якын киләчәктә Азево, Иске Эсләк авылларындагы биналарны алыштыру да күзаллана.
Хастаханәгә бирелгән 8 урынлы автобус та эшләрендә зур ярдәмчегә әйләнгән. Хәзер урынга барып кабул итү формасыннан актив файдалана башлаганнар. Шул рәвешле, белгечләр, ерак авылларга барып, зурларга һәм балаларга профтикшерү уздырганнар.
Актуаль мәсьәләләр арасында кадрлар белән бәйлесе кискен кала бирә. Бу уңайдан кадрлар бүлеге начальнигы Алсу Шәрәфетдинова чыгышы тыңланды. Әгерҗе районы хастаханәсендә табиблар белән тәэмин ителеш – 60, урта медиина хезмәткәрләре белән 80 процент. Районга белгечләр җәлеп итү буенча Казан, Ижау, Киров, Алабуга, Можга медицина уку йортлары белән хезмәттәшлек итәләр. Вакансияләр ярминкәләрендә, студентларның чыгарылыш көннәрендә катнашалар.
Медицина уку йортына керергә теләүче мәктәп укучылары белән дә эш алып барыла.
– Бүгенге көндә максатчан юллама буенча укырга керү өчен 5 укучыдан гариза кабул ителде, – ди Алсу Ринатовна. – Кызганычка каршы, укучыларның Бердәм дәүләт имхтиханнары нәтиҗәләре буенча узган ел максатчан юллама буенча бары тик бер укучы – югары, икесе урта звено уку йортларына керә алдылар. Быел имтихан нәтиҗәләре яхшырак булыр өметләнәбез.
Бернигә дә карамастан, хастаханә яңа кадрлар белән тулыландырыла. Узган ел районга табиб-эндокринолог килгән иде. Кыска гына ара эчендә Светлана Вайсерман үзен яхшы белгеч итеп таныта алды. Ул эндокринология хезмәте күрсәтү хакында чыгыш ясады. Аның җитәкчелегендәге бердәнбер служба бүген райондагы 34 мең халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Яңа поликлиникада аның кабинетында барлык кирәкле җиһаз бар. Январь аеннан стационарда планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча урыннар булдырылган.
– Хәзер эндокринология авырулары буенча өзлегүләрне барлык этапларында да иртәрәк ачыкларга мөмкин. Быелның өч аенда гына да 44 кеше диспансер исәпкә алынды, шуларның 28е – шикәр чирле, шул исәптән, ике бала, – диде Светлана Андреевна.
Медсовет район башлыгы чыгышы белән тәмамланды. Район җитәкчелеге дә, медицина кадрлары җәлеп итү мәсьәләсе белән даими рәвештә кызыксынып, төрле яклап теләктәшлек күрсәтә.
– Торак, транспорт белән тәэмин итү, төзелеш өчен җир участогы бирү, спорт объектларына бушлай йөрү өчен соцпакет кебек социаль мәсьәләләрне чишүдә район хакимияте ягыннан зур ярдәм күрсәтеләчәк, – дип ассызыклады Азат Вәлиев.
Ахырда иң яхшы хезмәткәрләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев