Россиядә ковидка каршы яңа препарат булдырылды
Сәламәтлек

Россиядә ковидка каршы яңа препарат булдырылды

Ковидтан «Конвасэл» яңа вакцинасы теркәлде

Россиядә ковидка каршы тагын бер вакцина теркәлгән. «Конвасэл»ны Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре ясаган.

Мондый мәгълүмат Дару чаралары дәүләт реестрында чыкты.

«Конвасэл» — SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен рекомбинант вакцина», — диелә сайтта.

Препарат Санкт-Петербургның вакцина һәм сыворотка ясый торган фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән. Клиник сынаулар 2021 елның июнендә тәмамланды. Тикшеренүләр вакцинаның куркынычсызлыгын, иммуногенлыгын һәм саклану потенциалын исбатлаган. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев