Ковидтан балалар өчен вакцина Татарстанга кайчан кайтачак?
Моны кем хәл итә
Республиканың баш эпидемиологы Дмитрий Лопухов коронавирустан балалар өчен вакцина Татарстанга кайтып җитмәвен әйтте.
Препарат узган ел ахырында кайтып җитәргә тиеш иде. Лопухов сүзләренчә, республикадан гариза билгеләнгән тәртиптә җибәрелгән, ә вакцина килүне федераль үзәк хәл итә. Баш эпидемиолог республикага балалар вакцинасы бәйрәмнәрдән соң кайтып җитәчәк дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев