Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда мәктәпләр карантинга ябыла

Авыручылар саны арта

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда берешәр сыйныф карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. «Көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрәбез, грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтәбез, — дип өстәде ул. — Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика сизелерлек түгел һәм ул сезонлы авырулар кысасыннан чыкмый».

Ул шулай ук алга таба вазгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти режимда (2-8 ноябрь) узачагына ышаныч белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов яз айларындагы кебек массакүләм төстә дистанцион белем алуга күчү планлаштырылмавы хакында белдергән иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев