Алинә Заһитова фигуралы шууда дөнья рекордын яңартты. Татар кызы Германиядә узган Nebelhorn Trophy ярышының кыска программасында 79,33 балл җыйды һәм беренче урынны алды. Икенче урындагы Белгия спортчысы Луна Хендрикс – 71,50, өченче булган япон кызы Маи Михара исә 70,94 баллга ия.
Билгеле булганча, спортчыларның чыгышын яңача бәяләү сәбәпле, Халыкара федерация быелгы сезонга кадәр куелган рекордларны тарихта калдыру турында карар кабул итте. Алинә Заһитова Пхенчханда узган Олимпия Уеннарында кыска программада 82,92 балл җыеп, дөньяда иң яхшы күрсәткечкә иреште.
Узган атнада 16 яшьлек спортчы Братиславада чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма чит илгә чыгу өчен әти-әнисе тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе дөрес тутырылмау сәбәпле Заһитова ярышка бара алмады.
Нет комментариев