Бима мәктәбе укучысы – Татарстан буенча өченче
Спорт дөньясында

Бима мәктәбе укучысы – Татарстан буенча өченче

Ял көннәрендә Бима мәктәбенең 16 чаңгычысы Алабугада чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча Татарстан беренчелегенә узган җәйге турнирда катнашты.

9 сыйныф укучысы Сергей Алмазов йөгерү буенча 5 чакрымлы дистанциядә өченче урын алды. Ә чаңгыроллерда йөрү һәм йөгерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән 10 сыйныфтан Богдан Павлов Татарстан җыелма командасына керде. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев