Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Фирдүс Тямаев: "Миңа пиар кирәкми. Концерт куясым килә"

Җырчының Уфа концерты күчерелгән

Фирдүс Тямаевның 25 апрельдә Уфада булачак концерты күчерелә.

«Уфа, гафу үтенәм. 25 апрельдә концерт булмый. Бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кертмәскә диеп әйтелде! 

Моңа кадәр директор белән килешенгән, рекламалар бирелгән иде. 25 апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды, ярты зал тулды. Бүген сатуны туктаттылар! Ул көнне үзләренең чаралары булырга тиеш икән.

Ярар, дуслар, кәефләрне төшермибез. Рөхсәт биргәч, килербез әле, бер елданмы, ике елданмы! Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк. Молодцы!

Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызда! Хөрмәт итәм, яратам. Сезне сагынып, мин юләр Тямаегыз.

Миңа пиар кирәкми! Минем халыкка концерт куясым килә и все!» — ди җырчы.

«Радик һәм шушы оятсызлык яклы булган Башкортсан артистларын республикадан чыгармаска», «Без сезне яратып БашГАУ концертларыгызга моңарчы йөри идек. Бөтен студент, әти-әниләр, әби-бабалйар көтеп алды бит. Бу нинди юньсезлек, ректордан тормый дип уйлыйм. Түрәләрдән килгән фәрман бу. Башкортсандагы Татар конгрессы да көчсез, татарларга юл чалалар хәзер», «Нигә аны чара планлаштырылган иде дип язалар. Дөресен әйтсеннәр, куркалар үзләре өчен» һәм башка шундый эчтәлектәге бик күп комментарийлар язганнар әлеге постка.

Фирдүс Тямаевның постлары соңгы арада фикер алышу мәйданына әйләнеп бара. Кайберәүләр моны үз файдасына да куллана. Мәсәлән, Башкортстанны сүгеп, Тямаевны кызганып утыручылар арасыннан берәү Чаллыдан яхшы риэлтор эзләгән. «Шулай килеп чыгуы бик кызганыч! Сүз уңаенда, Чаллыда яхшы риэлторны кем белә? Миңа фатирны сатарга һәм яңасын сатып алырга кирәк иде», — дип киңәш сораган ул. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев