Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аракы эчеп унҗиде кеше үлгән

Массакүләм агулану очрагы

Ханты-Мансий автоном округының Кондинское бистәсендә берничә кеше ялган аракы сатып ала. Шуны эчеп 8-9 гыйнварда 6 ир һәм ике хатын-кыз үлә.

3 гыйнварда Төмәндә "Родники Сибири" маркасы белән ялган аракы саталар. Моны эчеп тугыз кеше үлә. Тикшерү комитеты 4 кешене кулга алган. Алар 1971, 1993, 1974 һәм 1987 елгы ир-атлар.

Ике очракта да этил спирты урынына метил спирты кулланылганы ачыкланган. Бу очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

Ялган аракы белән массакүләм агуланып үлү очраклары соңгы арада еш күзәтелә. Көзен Оренбург өлкәсендә 35 кеше, Екатеринбургта 26 кеше үлгән иде.

Тикшерү комитеты, экспертиза узганчы шушы маркалы аракына сатып алмаска һәм кулланмаска киңәш итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев