Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар китапханәсендә әфганчылар белән очраштылар

Хәрби-патриотик айлык башланыр алдыннан республика балалар китапханәсе ТР Хәрби комиссариаты белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей елы уңаеннан укучылар арасында “Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ исемле иншалар һәм эзләнү эшләре игълан итте.

Шул уңайдан балалар китапханәсендә әфганчылар Фоат Йосыпов һәм Василий Александров белән бик җылы очрашу уздырылды. Анда 4нче мәктәп укучылары катнашты.

Малайлар-кызлар канлы бәрелешләрдә булган батыр шәһәрдәшләребезнең чыгышларын игътибар белән тыңладылар. Халык безнең солдатларны ничек кабул итте, анда табигать нинди, хезмәт бурычын үтәү куркыныч булдымы кебек сораулар да бирделәр.

Укучылар әлеге очрашудан бик бай мәгълүмат алганнардыр һәм бәйгедә катнашырлар дип уйлыйбыз. Ә районда иншаларга йомгак 5 февральдә ясала. Җиңүчеләр тантаналы төстә бүләкләнәчәк. Аларның эшләре Казанга җибәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев