Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар пособиесе икеләтә артырга мөмкин - 5 мең урынына 12 мең сум

Закон проектына үзгәрешләр кертелә

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләнүче пособие күләмен арттырырга планлаштыралар. Пособиенең 5,5 мең сумнан 11-12 мең сумга кадәр артуы ихтимал.

Хәзерге вакытта закон проектына үзгәрешләр кертү буенча эшләр башкарыла.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пособиеның хәзерге күләме ярлы гаиләләрнең хәлен яхшырта алмаган. Шуңа күрә министрлык 2021 елга әлеге түләүләрнең күләмен арттырырга ниятли. Хәзерге вакытта бу пособие 2 миллионнан артык балага түләнергә тиеш.  РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаилә һәм балаларны яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтүенчә, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең күбесе күпбалалы.

“Бүген Россиядәге күпбалалы гаиләләрнең яртысы диярлек ярлы хәлдә. Пособие күләмен арттыру, беренче чиратта, нәкъ менә аларга ярдәм булачак”, - диде Рыбальченко.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев