Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларга 10 мең сум түләүне өченче тапкыр бирергә телиләр 

16 яшькә кадәрге балалар өчен

Дәүләт думасында кайбер категория ата-аналар өчен 10 мең сум күләмендә түләүләрне кабат өченче тапкыр гамәлгә ашырырга планлаштыралар. Аңлавыгызча, сүз 16 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр турында бара. Бу эш Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә башкарыла.

Июнь, июль айларында күпләр балалар өчен 10 мең сум акча алды инде. Соңрак зур петиция әзерләп, имзалар җыеп, август аенда да әлеге чараны кабатлауларын сорадылар. Әмма мондый карар кабул ителмәде.

Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров әйтүенчә, хакимияттә мондый төр ярдәмне тагын күрсәтү идеясен хуплыйлар.

"Федераль бюджет мөмкинлекләре бу программаны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", - дип китерә аның сүзләрен primpress.ru басмасы.

"Әгерҗе хәбәрләре"нә билгеле булганча, Федоров бу чараның даими булырга тиешлеген дә ассызыклый. Өченче тапкыр бу акчаларын бирерләрме-юкмы вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев