Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балаларны педофилдан коткарган ирне сигез ел төрмә көтә

Присяжныйлар Санкин аклануга лаеклы дип саный

Уфада ике яшүсмергә бәйләнгән педофилны үтергән өчен Владимир Санкинны сигез елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Тикшерүчеләр сүзләре буенча, узган елның гыйнварында 54 яшьлек ир-ат урамда ике таныш яшүсмерне очраткан. Аларның берсе таныш булмаган ир-атның малайларга карата азгынлык кылуын әйтә. Шуннан соң Санкин әлеге ир-ат янына барып, сүзгә килә һәм ике арада сугыш башлана. Нәтиҗәдә, балаларга бәйләнгән ир-ат “Ашыгыч ярдәм” машинасында вафат була. Шулай ук, тикшерүчеләр фикеренчә, гаепләнүче аның акчасын һәм телефонын урлый.

Малайларга бәйләнгән ир-ат моңа кадәр дә шушы ук гаеп белән төрмәдә утырып чыккан булган.
Санкин исә үз гаебен танымаган һәм аның эшен присяжныйлар суды каравын сораган. Суд исә ир-атны кеше үтерүдә һәм урлауда гаепле дип тапкан, ләкин хәзер аны икенче статья буенча аклыйлар, ә беренчесен саксызлык аркасында кеше үтерү дигән статьяга алыштыралар.

Суд залында төшерелгән видеодан күренгәнчә, Владимир малайларны коткарып калуына үкенмәвен белдергән.  Судның матбугат үзәгендә әйтүләренчә, присяжныйлар, Санкин аклануга лаеклы, дип саный. Шулай ук аны яклап, 70 мең кеше петициягә кул кую да мәгълүм.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев