Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәте барның хөрмәте бар

    "Хуҗалыкта аның кебек өч механизатор булса, бөтен эшне гөрләтеп алып барырга була", - дип мактап туялмый "Наҗар" ширкәте тракторчысы Рафил САДЫЙКОВны җәмгыятьнең директор урынбасары Ирек Сабирҗанов. Рафил - Көчек авылы егете, туган авылында да хезмәт юлын механизатор булып башлый, аннан берара "Сельхозтехника"да эшли. Моннан ун ел элек Наҗарда яши башлагач...

    "Хуҗалыкта аның кебек өч механизатор булса, бөтен эшне гөрләтеп алып барырга була", - дип мактап туялмый "Наҗар" ширкәте тракторчысы Рафил САДЫЙКОВны җәмгыятьнең директор урынбасары Ирек Сабирҗанов.
    Рафил - Көчек авылы егете, туган авылында да хезмәт юлын механизатор булып башлый, аннан берара "Сельхозтехника"да эшли. Моннан ун ел элек Наҗарда яши башлагач та һөнәренә тугры кала ул. "Һәрвакыт алдынгы урында Рафил. Менә быел да язын Т-150 тракторында берүзе 800 гектар җир эшкәртте. Аннан КСКда 3600 тонна сенаж хәзерләде. Көзен 300 гектар җир сукалады. Инде хәзер ЮМЗда малларга азык төйи. Рафил өчен иң яхшы контролер - аның намусы. Ә намусы бервакытта да үзенә тапшырылган эшне начар итеп башкарырга ирек куймаячак аңа", - ди Ирек Тәлгатович. Ул иярли торган тракторга күз салуга ук әлеге техниканың ни дәрәҗәдә иске булуын аңлыйсың. "Яңа техникада һәркем яхшы итеп эшли ала. Ә менә Рафил искене дә һәрчак төзек тота белә. Аның бервакытта да тракторым ватык дип эшкә чыкмый калганы, өзеклеккә юл куйганы юк. Бер сүз белән алтын куллы ир-егет!"- ди җитәкчесе.
    "Хезмәтебезне күреп бәяли белүләре эшкә дәртләндереп тора. Быел да район Сабан туенда сәхнәгә чакырып зурладылар, премия тапшырдылар. Күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан терлек азыгы хәзерләүдә яхшы эшләгәнем өчен бозау бирделәр. Шәхси хуҗалыгыбызда мал тоту өчен һәр елны кыш чыгарлык итеп печән, салам, фураж биреп торалар, бу да - бик зур ярдәм", - ди Рафил.
    Хуҗалыклары да авылда күпләргә үрнәк булып тора аларның. Ерактан ук балкып торучы йортлары, каралты-куралары биредә тырыш-уңган гаилә гомер кичерүе турында сөйли. Абзар тутырып мал-туарын да асрыйлар Садыйковлар. "Бик эшчән, чын мәгънәсендә, үрнәк гаилә башлыгы. Үзе дә тырыш, балаларыбызны хезмәт сөючән итеп тәрбияләүдә дә роле бик зур. 6 сыйныфта укучы кызыбыз Регина, 2 сыйныфка күчкән улыбыз Инсаф кечкенәдән кул арасына кереп үсәләр", - дип сөенә хатыны Венера. Шушы ук ширкәттә фуражир һәм заправщик булып эшләүче Венераның үзе турында да бары мактау сүзләре генә җиткерде Ирек Сабирҗанов.
    Октябрьнең соңгы көннәрендә гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Рафилнең кәефе күтәренке. "Дәртләнеп эшкә барам, ашкынып өйгә кайтам. Авылда төпләнеп калуыма сөенеп туялмыйм. Җир улы мин. Егәрем, көчем барында шушы җирдә эшләргә язсын", - ди ул. Без дә җир улының әле тагын күп еллар гомер бәйрәмен яраткан гаиләсе янәшәсендә, хөрмәт иткән хезмәттәшәре арасында каршылавын телибез.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: