Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Девятерняда спорт мәйданчыгы ачылды

Күптән көтелгән вакыйга

Девятерня мәктәбе территориясендә Республика программасы кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул волейбол һәм баскетбол уйнар өчен җиһазландырылган. 

Тантанада район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм башка кунаклар катнаштылар. 

Әлеге спорт мәйданчыгын сафка бастырган “СтройГрад” оешмасы исеменә күп кенә рәхмәт сүзләре җиткерелде. 


– Иң зур теләк – спорт мәйданчыгы буш тормасын. Бу мәйданчык авыл яшьләренең дә даими йөрү урынына әверелсен иде. Шул ук вакытта сакчыл караш турында да онытырга ярамый, – дип теләделәр чарада катнашучылар. 

Спорт бәйрәме җитәкчеләрнең һәм укучыларның волейбол буенча үзара уены белән тәмамланды. Матур традиция буенча, дуслык җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев