Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Дистанцион режимда эшләүчеләргә электр чыгымнарын кире кайтарачаклар

Эш бирүчеләргә шикаятьләр саны күбәйгән

Дистанцион режимда эшләүче РФ гражданнары, мисал өчен, электр энергиясенә тотылган чыгымнарын кире кайтара алачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр пакетын хуплады. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Проект авторларының берсе – Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенко сүзләренчә, өйдә эшләүче хезмәткәр электр энергиясе һәм шәхси компьютер амортизациясе чыгымнарына компенсация сорый ала.

«Моның гамәлдә ничек тормышка ашырылачагын партнерлар хезмәт килешүе кысаларында мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә тиеш. Әйтик, эш бирүче хезмәткәрнең окладын аның өстәмә чыгымнары күләмендә арттыра ала», - дип ачыклык кертте Тарасенко.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Covid-19 пандемиясе вакытында дистанцион режимга күчкән компания хезмәткәрләренең саны 30 меңнән 5 миллионга кадәр арткан. Өстәвенә, эш бирүчеләргә шикаятьләр саны да күбәйгән.

Шунлыктан төзәтмәләр арасында «ял вакытының кагылгысызлыгы» һәм «үзара бәйләнешкә керү вакыты» кебек төшенчәләргә төгәллек кертергә кирәк. Ведомствода шулай ук дистанцион эш режимына күчүгә ризалык бирүдән баш тарткан очракта хезмәткәрне көткән аяныч нәтиҗәләр исемлеген кодекска кертү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев