Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннәрне искә алдылар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль Ассамблеясе Резолюциясе нигезендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне искә алу көне дип игълан ителде. ЮХИДИнең Әгерҗе бүлекчәсе МЧС һәм район үзәк хастаханәсе белән берлектә шушы уңайдан район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда митинг үткәрде.

2018 елның ун аенда Әгерҗе районында унике юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиде кеше үлгән, уналты кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Сергий Радонежский чиркәве рухание протоиерей Андрей Ехлаков ашыгуларның һәлакәткә китерүен билгеләп үтте. Ыгы-зыгы килмичә, кабаланмыйча йөрергә, өйдә сезне яратуларын һәм көтүләрен һәрчак истә тотарга кирәклеген әйтте.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин юлга чыкканда дога укып чыгарга, игътибарлы булырга, башкаларны исән-сау барып җитәргә һәм әйләнеп кайтырга теләп озатырга кирәклеген искәртте. Ахырдан шундый теләкләр белән дога кылды.

ЮХИДИның өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова шәһәр мәктәпләреннән килгән укучыларга юлларда үлгән яшьтәшләре турында онытмаска, аларның хаталарын кабатламаска кирәклеге турында сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә, светофорга карап йөрергә, 18 яшькә җиткәч кенә машина руле артына утырырга өндәде.

Быел юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең исемлеген укыганда МЧС, ашыгыч ярдәм, ЮХИДИ машиналарының үзәк өзгеч сиреналары яңгырады. Шул тавышлар астында балалар һәм Яшьләр үзәгеннән килгән волонтерлар кулларындагы шарларын күккә очырдылар.

Митингта катнашучыларга зур тизлектә чапмаска, башка юл кагыйдәләрен үтәргә өндәгән белешмәлекләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев