Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйда – халык җыены

Быелгы гражданнар җыенының беренчесе Иж-Бубый авыл җирлегендә узды.

Әлеге җирлектәге оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген чагылдыру максатыннан авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, ФАП мөдире Ландыш Шәехова, клуб мөдире Гөлнур Хәмидуллина, китапханәче Рафисә Мусина, Әгерҗе тарихы музее җитәкчесе Гөлназ Джаметова, бертуган Бубилар исемен йөртүче мәктәп директоры Равил Бадахшин чыгышлары тыңланды. Авылның данлыклы “Хыял” бию төркеме һәм авыл үзешчәннәре чыгышы да бик урынлы булды.    

Пенсия фондының Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова халыкны пенсия системасындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин шәхси хуҗалыкларга, фермерларга хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

Җыелыш бүләкләүләр белән тәмамланды. Иж-Бубыйда уңышлы эшләүче шәхси хуҗалык башлыклары Илдус Фәйзуллин, Резил Гобәйдуллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары, авыл җирлеге территориясен тәртиптә тотуга даими ярдәм күрсәтүче Рәсил Хәмитов, Фәнис Нәфыйковка авыл Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җыелышка кадәр җитәкчеләр Илдус Фәйзуллинның фермасын карадылар. Район башлыгы Валерий Макаров аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Җитәкчеләр шулай ук Иж-Бубыйда торгызылучы Мөхәммәтҗан бай йортында да булдылар, андагы ремонт эшләренең барышын күзәттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев