Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәдәният һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен шомыртлы тугайда ял оештырганнар

Кадыбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Алсу Ситбатова һәм Фәридә Каюмова, Кадыбаш авыл җирлегенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр, инвалидлар өчен Көтмәс елгасы буена поход оештырдылар.

Мондый чараны алар икенче ел рәттән уздыралар инде. Көтмәс тугаенда шомыртлар, алмагачлар ап-ак шау чәчәккә төренгәч, табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга, күңел ачарга төшәләр алар. Гөлнара Гафарова, Фәридә Каюмова учакта тәмле уха пешереп, хуш исле чәй кайнаттылар. Өлкәннәр үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр, табын мул ризыктан сыгылып торды. Рәзилә, Фәзилә, Әлфия, Мөкатдисә, Асия, Әлифә, Фаягөл, Марина, Зәмфирә, Фәнирә, Лилия апалар җырлап-биеп, яшь вакытларны искә төшереп сөйләшеп утырып көн узганын сизмәгәннәр дә.

Фәридә Каюмова китапханәгә яңа кайткан матбугатка күзәтү ясады. Нәтиҗәдә, китапханәгә ике яңа китап укучы язылган һәм 12 данә китап укырга бирелгән. Өлкәннәр бу чарадан бик канәгать булып, киләсе елларга да шулай очрашырга язсын дип таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев