Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Картлык бәхете

"Кайберәүләр картлык көннәрендә газиз балаларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күрмиләрдер. Ә мин шундый рәхәттә яшим. Фәнилем белән Нәзиләм булмаса, туксанга да җитә алмаган булыр идем", - ди Әгерҗедә Набережная урамындагы туганнарында яшәүче 90 яшьлек юбиярыбыз Нәкыя әби ГЫЙМАДИЕВА. Бу сүзләрнең хаклыгына үзебез дә инанып кайттык. Бертуган Факия апасының оныгы Фәнил Якупов...

"Кайберәүләр картлык көннәрендә газиз балаларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күрмиләрдер. Ә мин шундый рәхәттә яшим. Фәнилем белән Нәзиләм булмаса, туксанга да җитә алмаган булыр идем", - ди Әгерҗедә Набережная урамындагы туганнарында яшәүче 90 яшьлек юбиярыбыз Нәкыя әби ГЫЙМАДИЕВА.
Бу сүзләрнең хаклыгына үзебез дә инанып кайттык. Бертуган Факия апасының оныгы Фәнил Якупов һәм аның җәмәгате Нәзилә йортында җәннәттә яши Нәкыя әби. Үзе әйтмешли, иреннән, улыннан күрмәгән кадер-хөрмәтне менә шушы туганнары һәм аларның балалары Алия, Алмаз, Ленардан күрүенә сөенеп туялмый ул.
"Мин кичергәннәрне дошманга да күрергә язмасын. Шулхәтле михнәтле тормышта гомер итеп, туксаныма җитәрмен дип бер дә уйламаган идем. Шушы яшемә кадәр олы җитәкчеләрнең дә өемә килеп котлаганнары булмады. Кайлардан белеп мине котларга килдегез? Рәхмәт яусын, балакайларым!" - дип каршы алды әби район башкарма комитеты җитәкчесен. Ә Валерий Макаров юбилярга Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырырга, үзенең тәбрикләвен җиткерергә күчтәнәчләр белән килгән иде. "Сезнең буынга тормышның бөтен михнәтен үз җилкәләрегездә күтәрергә туры килсә дә, барысына да теш кысып түзгәнсез, бик сабыр, тырыш булгансыз. Яши-яши сокланам сезнең буынга, Нәкыя әби", - диде җитәкче.
...Әйе, Нәкыя әби кичергәннәр үзе бер китап язарлык. Тумышы белән Салагыштан ул. Узган гасырның 30нчы елларында бу авылда зур янгын булганнан соң бернәрсәсез калган бу гаилә башта Воткинскига китә. Ә соңыннан Әгерҗегә килеп төпләнә. Нәкыя апа сугыш елларында Әгерҗенең яшелчә бакчасында эшли, урман кисәргә дә җибәрәләр. Ә калган 34 елы тимер юлда авыр хезмәттә уза аның. Депода заправщица була, күмер складында да эшли. "Бер авыр эштән дә куркып тормадым. "Син, Нәкыя апа, ирләр кебек эшлисең", дип мактыйлар иде җитәкчеләрем. Менә шушы хезмәтемне хәзер дә онытмыйлар депо җитәкчеләре. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән килеп хәлемне белеп торалар. Бик рәхмәтлемен аларга", - ди юбиляр.
Эш бәхете бирсә дә, гаилә, хатын-кыз бәхете булмый шул Нәкыя әбинең. Ире кулы белән дә, әшәке теле белән дә бик җәберли аны. Шуңа күрә бергә озак яши алмыйлар. Бердәнбер газиз улы Раифны картлык көнемдә таянычым булыр дип үстергән анага, ни кызганыч, баласыннан да рәхәт күрергә язмый. Улы да, әтисенә охшапмы, бик холыксыз була, ике тапкыр өйләнсә дә, гаиләсе белән яши алмый. Гомере дә аянычлы тәмамлана аның. Раиф, үз-үзенә кул салып, әнисен тагын кара кайгыга батырып мәңгелеккә китеп бара. Картлык көнендә япа-ялгыз калган Нәкыя апа 86 яшенә кадәр үз йортында яши. Дөрес, Фәнил белән Нәзилә гаиләсе ул чакларда да аңа гел булышып, мунчага алып кайтып, кунак итеп яшиләр. Ләкин тузган йортында ялгызы гына яшәү авырлашкач, Нәкыя әби төенчеген төйнәп аларга килә дә турыдан-туры: "Балакайларым, йә мине Картлар йортына илтегез, йә үзегез карагыз", - ди. "Шул сүзләрне ишеткәч, күзгә яшьләр килде. Ничек аны Картлар йортына илтеп тапшырыйк инде? Иремне яраткач, аның туганын да кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышам. Фәнилем бик яшьли әнисез калып үскәнгәме, картларга бик ярдәмчел, мәрхәмәтле", - ди Нәзилә ханым.
Әйе, яшьлегендә күрмәгән рәхәтлекне туксанына җиткәндә татып гомер кичерә бүген Нәкыя әби Гыймадиева.
Гомер юлын искә төшергәндә тәсбих тартып, Фәнил белән Нәзиләгә сүз саен рәхмәт әйтеп, бу гаиләдә яшәвенә сөенеп туялмавын кат-кат әйтте Нәкыя әби. Аны картлыгында ялгыз калдырмаган мәрхәмәтле Якуповлар гаиләсе - күпләргә үрнәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев