Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Халык санын алучыларны ничек танырга ничек танырга?

Бүген, 15 октябрьдә, Россиядә халык санын алу башланды

Әлеге мөһим кампаниягә безнең районда 90 кеше җәлеп ителгән. Шулардан 40 сан алучы – Әгерҗедә, 36сы авылларда эшли.

Алар барлыгы 17729 торак йортка, шуның 9775е – Әгерҗедә, 7954е авылларда керәчәкләр. Сан алучы бер айга якынча 550 кешедән мәгълүмат ала.

Җанисәп алучыны ничек танырга соң?

– Иң мөһиме, аларның һәрберсенең исәпкә алучы таныклыгы һәм паспорты бар. Шикләнгән очракта әлеге документларны сорарга була. Киемнәре дә аерылып тора. Сан алучылар махсус баш киемнәреннән һәм зәңгәр жилеттан йөриләр. Росстат язулы сумкалары һәм җанисәп эмблемалы шарфлары да бар, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина. – Сан алучыларның күбесе авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре булганлыктан, алар авыл халкына яхшы таныш һәм бернинди дә шик уятмас дип уйлыйм. Ә шәһәрдә әлеге вазифаны күпчелек укытучылар башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев