Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кичкетаңда бер мең төп агач утырттылар

Кичкетаңны яшелләндерүгә авылдагы бер төркем бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән бергә 8 сыйныф укучылары да зур өлеш керттеләр.

Алар милли бәйрәмебез Сабан туе уза торган мәйданга 300 төп каен үсентесе утыртканнар. Өлкән апа-абыйлары белән бергә эшләү укучыларга бик ошаган “Еллар узгач, үзебез утырткан агачларны карарга киләчәкбез“, диделәр алар.

Яшьләр урамында яшәүчеләр дә биредә 500 төп чыршы, нарат, каен, усак үсентеләре утыртканнар.

Күптән түгел “Кичке-Таң“ заказнигы хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, волонтерлар, авыл имам-хатибы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Мәдәният йорты янындагы “Җир хартиясе“ аллеясын яшелләндергәннәр. Алар анда 200 төп чыршы утыртканнар. “Әлеге игелекле эш “Агач утырт“ акциясе кысаларында оештырылды. Кечкенә укучыларга үсентеләрне дөрес итеп утырту, аларны тәрбияләү турында сөйләдек. Балалар яшь чыршыларны үзләре тәрбияләп үстерергә сүз бирделәр“, – дип хәбәр итте заказник белгече Әлфия Нуриманова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев