Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсионерларга 1 августтан түләүләр артачак. Барысына да түгел

Нәрсәләр исәпкә алыначак?

Россиядә 1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүләр берникадәр артачак. Бу хакта Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» яза.

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты ректоры Александр Сафонов, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен корректировкалау иминият пенсияләре турындагы законда каралган, дип аңлатты. Эш шунда ки, эшләүче пенсионерның хезмәт хакыннан иминият пенсия түләүләре тоткарлана. Аларны исәпкә алып, аның пенсиясе даими рәвештә арту ягына яңадан каралырга тиеш.

Хәер, бер ел эчендә пенсияләр өч пенсия баллына арттырылырга мөмкин. Узган елда аның бәясе 87,24 сум тәшкил иткән, ә быел ул 93 сумга тигез. Димәк, 2019 елда пенсиягә максималь өстәмә 261,72 сумга тигез иде, ә 2020 елда 279 сум тәшкил итәчәк.

2019 елда Россиядә якынча 14 млн эшләүче пенсионер исәпләнгән. 2016 елдан аларның пенсияләре эштән киткәннән соң гына индексацияләнә. Шул ук вакытта түләүләрне билгеләү автомат рәвештә башкарыла, дип билгели басма.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев