Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Татарстаннан 93 яшьлек әби «Жди меня» тапшыруында катнашкан

Дусларын-полкташларын табуларын сорый

Мамадыш районының Берсут авылында яшәүче Екатерина Ложкина «Жди меня» тапшыруына мөрәҗәгать итеп, дусларын-полкташларын табуларын сораган, дип яза «Нократ».

Видеосюжетта 93 яшьлек Екатерина Георгиевна үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде. Сугыш башланганда ул балигъ булмаган була. Тапшыру героинясын туган авылыннан Германиягә алып китәләр. Аларны вагоннарда алып баралар, күпләр юлда һәлак булалар.

Ул вакытта ул кечкенә малай Вячеслав Махаев белән таныша. Екатерина Ложкина нәкъ менә аның язмышы һәм тагын берничә дустының язмышы турында белергә тели

Тоткынлыктан азат ителгәч, Екатерина Георгиевна ашханәгә эшкә урнаша һәм анда булачак ире-Николай Ложкин белән таныша. Әмма 46 ел элек ире вафат булган, һәм Екатерина Георгиевна эзләнүләрен үзе дәвам иткән.

Тапшыру кысаларында күрсәтелгән Видеосюжет мамадышлылар тарафыннан июль аенда федераль канал өчен төшерелгән булган.

Чыганак

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев