Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туганлыкның асыл җепләре

Кадыбаш авылы китапханәсе каршында эшләп килүче Ак калфак оешмасы "Туганлыкның асыл җепләре" дигән кичә үткәрде.

Китапханәче Фәридә Каюмова туганлык турында хәдисләр, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең туганлык турындагы вәгазен укыды. Г. Гафарова "Җиде ятлар туган түгел "дигән җырны күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Ак калфак оешмасы җитәкчесе Рәзилә Ясәвиева үзенең туганнарына багышлап язган шигырьләре белән таныштырды. Гөлзирә апа Бәшәрованың алар гаиләсендә булган фаҗигагә нигезләнеп язылган, буыннан-буынга күчеп килгән туганнар бәетен тыңлаганда барыбызның да күзләре яшьләнде. Һәркем туганнары, туганлык җепләрен ныгыту, нәселне барлау турындагы фикерләре белән уртаклашты. Гөлсинә апа Гарифуллина: "Шундый тәрбияви чара, яшьләребез дә йөрсен иде аларга" дигән теләген җиткерде.

Мәдәният йорты директоры А.Сибатова:"Мәдәният йортының ишекләре hәркем өчен ачык, мондый кичәләргә телефон аша да, белдерүләр язып та, шәхсән кешеләрнең үзләрен күреп тә чакырабыз, ләкин халыкны кузгатуы бик авыр "дип үзенең борчылуын җиткерде.

Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев