Әгерҗе районында 25 пар никахын рәсмиләштергән
Яшьлек

Әгерҗе районында 25 пар никахын рәсмиләштергән

Туйларга бай ай

Район ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда октябрь аенда Әгерҗе районында 15 сабый – 11 малай, 4 кыз дөньяга килгән. 
45 райондашыбыз вафат булган. 14 пар аерылышкан. 

Октябрь туйларга иң бай ай булыр, мөгаен. Бу айда 25 пар никахын рәсмиләштергән.  24-29 октябрь көннәрендә генә 18 яшь пар язылышкан. 

Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 9 сабый туган, 69 кеше вафат булган. 5 пар никахын рәсмиләштергән, 11 гаилә таркалган. 

Фото: архив
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев