Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы котлады

Тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!

Район башлыгы Азат Вәлиев чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады:

"Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Барыбыз өчен дә шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. Районыбызның 94 егет һәм кызын чын күңелдән мәктәп тәмамлаулары һәм кулларына өлгергәнлек аттестатлары алу белән котлыйбыз.

Мәктәп тиешле белем һәм тәрбия биреп кенә калмады, ул сезгә шәхес буларак үсәргә, талант һәм сәләтләрегезне ачарга ярдәм итте. Хәзер сез, киләчәккә зур планнар корып, олы тормышка аяк басу чорында торасыз. Һәрберегезгә үз юлын табарга һәм максатына ирешергә язсын. Ә мәктәптә алган белемнәрегез уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга, һичшиксез, ярдәм итәр. Яшьлек елларыгызның да кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз!

Югары уку йортларын тәмамлагач сезне туган Әгерҗебездә көтеп калабыз. Безгә белемле, яңа мәгълүмати технологияләрне белүче, заман белән бергә атлаучы, матур идеяләре булган белгечләр бик кирәк. Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны - Әгерҗе җирен, туган авылыгызны, әти-әниләр, укытучылар, дусларыгызны онытмагыз. Хәерле ак юл сезгә, егетләр һәм кызлар!

Ә әти-әниләргә балаларыннан һәрчак яхшы хәбәрләр генә ишетергә, ә укытучыларга укучылары өчен горурлык хисләре кичерергә язсын.

Хөрмәт белән район башлыгы Азат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев