Әгерҗе кызы "Мирас" Халыкара татар мәдәнияте конкурсында җиңде
Якташыбыз кубок һәм медаль белән бүләкләнде
19 март көнне Самарада "Мирас" Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды.
Әгерҗе шәһәрендә туган, Казан педагогика көллияте студенты Рәшитова Гөлназ бу бәйгедә ике номинациядә катнашты.
"Сәнгать сүзе" номинациясендә Гөлназ I дәрәҗә Лауреат булды һәм кубок белән бүләкләнде. "Вокал" номинациясендә якташыбыз III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды һәм медаль белән бүләкләнде.
Жюри әгъзалары:
РФ һәм ТР халык артисткасы - Ганиева Венера;
Шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе - Аймәтов Рәмис;
РФ Атказанган артисты - Хаметов Айрат;
Татарстан Республикасының халык артисты - Ильясов Рәсим;
Россиянең атказанган артисты, ТР халык артисты һәм РБ - Газиев Идрис;
ТР һәм РБ ның атказанган артисты Асаев Рөстәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев