Ул инвалидлар декадасына багышланган иде
Әгерҗедә "Яшьтәш" яшүсмерләр клубы тарафыннан "Дуслык марафоны" дигән квест-уен оештырылды. Чара инвалидлар декадасына багышланган иде.
Уенда Әгерҗе интернат-мәктәбе укучылары катнашты.
Балалар белән музыкаль разминка үткәрделәр. «Кышта кунакта» станциясендә табышмаклар чиштеләр. Ә «Кар» станциясендә балалар бик теләп кар рәсеме ясадылар.
Чара барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев