Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗе районында мобиль технопарк эшли башлады

Балалар моны бик көтте

Мобиль технопарк үз эшен башлады. Бүген мобиль Кванториум остазларын Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә каршы алдылар, дип хәбәр итә "Әгерҗе хәбәрләре" нә Любовь Михайлова.

Инде бүген үк балалар өчен гео/аэро ; IT/VR; промробот/промдизайн; хайтек юнәлешләре буенча беренче дәресләр башланды.

Ике атна дәвамында укучылар иң заманча технологияләр белән танышачак һәм ел дәвамында остазлар белән эшләнәчәк проектлар белән шөгыльләнәчәк

"Мобиль Кванториум остазларына бирелгән күпсанлы сораулар саны, балалар күзләрендәге ихлас кызыксыну буенча балалар мобиль технопаркны бик көтте дип әйтергә була. Без дә балалардан кызыклы проектлар көтәбез!"- дип уртаклаша Кванториумны оештыручылар.

Дәресләр ике атна дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев