Әгерҗе районында «Яшь армия» хәрәкәте оешканга – биш ел
Олы тормышка әзерли торган мәктәп
Нәкъ биш ел элек РФ оборона министры Сергей Шойгу тәкъдиме белән илебезнең бик күп мәктәпләрендә «Яшь армия» отрядлары барлыкка килде. 2нче мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендә безнең районда да «Яшь армия» хәрәкәте оешты. Башлангыч этапта анда 22 укучы шөгыльләнде.
– Әлеге хәрәкәт укучыларыбыз өчен яңалык булмады. Чөнки аңа кадәр без берничә ел Минзәләнең «Барс» хәрби-патриотик клубы белән хезмәттәшлек иттек, – ди штаб җитәкчесе Ринат Шакиров.
Әлеге ике оешманың да максатлары бер: үсеп килүче буынны Ватанны сакларга әзерләү, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәткән ата-бабаларыбыз, райондашларыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләү, көчле, нык булу өчен физик күнекмәләр белән шөгыльләнүгә басым ясау. Әнә шулай, Минзәлә укучылары белән 2нче мәктәп егет-кызлары ярыш-уеннарда сыналалар, парашютта сикерү күнекмәләре алалар. “Яшь армия“ хәрәкәте оешканнан соң да ике арадагы хезмәттәшлек дәвам итә. Безнең егет-кызлар анда һәр елны лагерьга баралар.
Быелгы уку елында “Яшь армия“ хәрәкәте барлык мәктәпләрдә дә эшли башлаган. Әлеге зур отряд 279 укучыны берләштерә. Һәр мәктәп билгеле юнәлеш буенча эш алып бара. Берәүләр хәрби-патриотик, икенчеләр музейлар, өченчеләр КВН, рәсем сәнгате кебек юнәлешләрне сайлаганнар.
Күптән түгел район күләмендә узган “Аҗаган“ хәрби уенында сыналганнар. 7, 8 сыйныфлар арасында узган әлеге ярышта 2нче мәктәп укучылары җиңү яулаган. Алар район данын Актанышта үтәчәк зона ярышында яклаячак.
Һәрдаим үз өстеңдә эшләүнең нәтиҗәсе дә матур. Бәйләнгән күзләр белән автоматны 18 секундта сүтеп-җыеп рекорд куйган 2нче мәктәптә укыган Аделя Мөфтәхетдиновага әлегә тиңнәр юк. Дмитрий Белоусовның да күрсәткече – иң яхшылардан, 16 секунд.
– 7 сыйныфтан Камилә Фарбаева автоматны – 22, Ранель Гайнуллин 25 секундта сүтеп җыя алалар. 10-11 сыйныф укучыларының күрсәткече – уртача 19 секунд, – ди Ринат Шакиров.
“Яшь армия“ хәрәкәте активистлары арасында киләчәкләрен хәрби тормыш белән бәйләүчеләр дә бар. Төрле уку йортларында белем алучы Әгерҗе егетләре Вадим Самойлович, Инсаф Зәйнуллин, Алмаз Сәфәров сафларына бик тиздән 11 сыйныфны тәмамлаучы Олег Мөхәммәтҗанов, 2нче мәктәп командиры, сержант Реналь Ваһапов та кушылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев